Онлайн трансляция

Свернуть

Эш атнасы ахырында Татарстанда һава +31 градуска кадәр җылыначак

Эш атнасы ахырында Татарстанда һава +31 градуска кадәр җылыначак

https://tnv.ru

04 Август 2022, 17:27

362

0

Эш атнасы ахырында Татарстанда һава +31 градуска кадәр җылыначак
5 август, җомга, Татарстан җирлегендә кызу һава торышы саклана. Явым-төшем көтелми.

Синоптиклар фаразларына караганда, Татарстанда төнлә һава температурасы +12..+17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +26..+31 градус.

Казанда төнлә термометр баганалары +14..+16 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +27..+29 градуска кадәр җылыначак.

Фото: fanart.pro

Комментарии 0

Аватар