Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Республика кан үзәгендә донорлар акциясе узачак

Казанда Республика кан үзәгендә донорлар акциясе узачак

https://tnv.ru

05 Август 2022, 10:45

217

0

Казанда Республика кан үзәгендә донорлар акциясе узачак
10 август Казанда яшәүчеләрне Республика кан үзәгенә җәй уздырыла торган донорлар акциясенә чакыралар. Катнашучыларны бәйрәм атмосферасы һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Акцияне «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештыра.

Кан тапшыру кешенең сәламәтлегенә зыян китермәсә, 18 яшьтән өлкәнрәк һәм 55 килограммнан да ким булмаган авырлыктагы теләге булган һәркем кан тапшыра ала. Шулай ук сөяк мие донорлары регистрына да кушылу мөмкинлеге булдырыла.

Чарада катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Кан тапшыру иртәнге 8:00 сәгатьтән төшкә кадәр башкарылачак.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров