Онлайн трансляция

Свернуть

Яллар башында Татарстанда эсселек +32 градуска кадәр җитәчәк

Яллар башында Татарстанда эсселек +32 градуска кадәр җитәчәк

https://tnv.ru

05 Август 2022, 16:53

965

0

 Яллар башында Татарстанда эсселек +32 градуска кадәр җитәчәк
6 август Татарстан җирлегендә эссе һава +32 градуска кадәр җитәчәк. Явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.

Синоптиклар фаразларына караганда, шимбә төнлә республикада һава температурасы +11..+16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +27..+32 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары +16..+18 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы +30..+32 градус көтелә.

Фото: meteo-tv.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров