https://tnv.ru
09 Август 2022, 10:36
608
0
Яшел Үзән шәһәре Ленин урамындагы 2нче йортта фаҗига булган. Биредә фатир һәм сигезенче каттагы балкон янды, дип яза «Яшел Үзән» газетасы.
Янгын сүндерүчеләр төтен уратып алган бинадан 10 кешене чыгарганнар. Хәзер аларга бернинди куркыныч та янамый. 68 яшьлек хатын-кыз һәм 70 яшьлек ир-ат зыян күргән.
«Тикшерү барышында килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, шулай ук янгын куркынычсызлыгы турында Федераль закон таләпләрен үтәүгә бәя биреләчәк. Моннан тыш, күрсәтелгән факт буенча тикшерү контрольдә тотыла», — дип хәбәр иткәннәр прокуратурада.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0