Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада газ белән агуланып үлүчеләр саны өчкә җитте

Түбән Камада газ белән агуланып үлүчеләр саны өчкә җитте

https://tnv.ru

09 Август 2022, 15:39

864

0

Түбән Камада газ белән агуланып үлүчеләр саны өчкә җитте
Түбән Кама районының Каенлы авылында канализацияне чистарту вакытында газ белән агуланып һәлак булучылар саны өчкә кадәр арткан, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Элегрәк газ белән агуланып ике ир-ат үлгән дип хәбәр иткән идек. Бу хәл буенча җинаять эше дә кузгатылды.

Ике эшчене ашыгыч рәвештә Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Кызганыч, бер эшченең гомерен коткарып калып булмаган. «ЖилкомСервиса» компаниясенең дүрт хезмәткәре бүген иртән чистартуга керешкән булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, газдан аңын югалткан оператор беренче булып эшкә керешкән була. Машина йөртүче аңа ярдәмгә килә, әмма ирне тартып чыгара алмый, чөнки үзе дә агулы капкынга эләгә.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров