Онлайн трансляция

Свернуть

13 августта Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнәчәк

13 августта Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

10 Август 2022, 11:22

604

0

13 августта Казанда Миллениум күпере буенча хәрәкәт чикләнәчәк
13 августта Казанда берничә сәгатькә Миллениум күпере һәм кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу Сукырлар спортының триатлон буенча Россия чемпионаты һәм 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча бөтенроссия ярышлары уздыру белән бәйле. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында имзаланды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Казанда 6:30дан 11:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте өчен түбәндәге юл участоклары ябылачак:

Вишневский урамы, Достоевский урамы белән кисешкән урыннан башлап Миллениум күперенә таба юнәлештә;

Миллениум күпере, Вишневский урамыннан Фатыйх Әмирхан урамына таба юнәлештә;

Фатыйх Әмирхан урамы, Миллениум күпереннән Фатыйх Әмирхан урамы, 1 г адресына кадәр;

Вишневский урамыннан Подлужная урамына төшү юлы, Подлужная урамыннан Миллениум күперенә чыгу.



Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров