Онлайн трансляция

Свернуть

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 37 яшьлек татарстанлы үлгән

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 37 яшьлек татарстанлы үлгән

https://tnv.ru

11 Август 2022, 14:39

831

0

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында 37 яшьлек татарстанлы үлгән
Бүген төнлә Татарстанның Әлмәт районы Нолинка авылында шәхси йортта янгында 37 яшьлек ир-ат һәлак булды, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Хуҗабикә янган бинадан чыгып китәргә өлгергән, ә улы — юк. Янгын шулкадәр көчле булган, хәтта күрше торак йортка ут таралу куркынычы булган.

Янгын мәйданы 142 «квадрат» тәшкил иткән. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык нечкәлекләре дә ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров