https://tnv.ru
12 Август 2022, 15:47
4815
0

Казанда Назарбаев урамы буенча автомобиль транспорты өчен хәрәкәт өлешчә ябылган. Бу Түбән Кабан күле аша күпер төзү һәм реконструкцияләү зонасыннан инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэрия матбугат хезмәте.
2023 елның 31 маена кадәр Назарбаев урамы буенча Һади Такташ урамыннан Вахитов мәйданына таба хәрәкәт иткәндә ике уң як полоса ябылган. Бу участокта транспорт хәрәкәте өчен һәр юнәлештә икешәр полоса ачык булачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0