Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ Кукмарада балага эт ташланган хәлгә ачыклык кертте

ТНВ Кукмарада балага эт ташланган хәлгә ачыклык кертте

https://tnv.ru

18 Август 2022, 10:35

591

0

5 яшьлек Азалиянең йөзенә бүген карарлык та түгел. Тиресе ертылган, күзләре шешкән. Яралары тирән. Бүген аны Кукмарадан Республиканың балалар клиник хастаханәсенә алып килделәр.

ТНВ Кукмарада балага эт ташланган хәлгә ачыклык кертте
Җәрәхәтләрен дәвалар өчен башкала табиблары кирәк. Ул куркудан сөйләшә дә алмый. Фаҗига вакытында кыз янында әбисе генә була.

Эльмира ФАТЫЙХОВА, Азалиянең әнисе:
- Әби кычкырган, юлга алып чыккан, туганнар белән скорыйга алып барганнар. Хәзер барыннан да курка, психологлар белән эшлисе булыр.

Эт ташланган тагын ике малай хәзер өйләрендә дәвалана. Аларны хастаханәдән өйгә җибәрәләр.

Район халкы әлеге хәл турында я ишетмәгән, я башкалар аша гына белә.

Әлеге очрак буенча Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Ул «Эшкә салкын карау» маддәсе буенча ачыла. Хәзер килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен Прокуратура да ачыклый. Монда әлегә җавапка караганда сораулар күбрәк. Аларны хәзер тикшерүчеләр подрядчы оешма вәкилләренә дә, район хакимиятенә дә бирәчәк.

Балаларны тешләгән этне инде тотканнар. Тик ауларга тиеш компания тугел, ә җирле халык узе аны Кукмара районының ветеринария берләшмәсенә китергән. Моңарчы бу этнең аларга эләккәне булмый.

Тагын 650дән артык кеше Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә эт талады дип мөрәҗәгать итә. Тагын йөздән артыгы — РКБга. Нәтиҗәдә 8 ай эчендә - 1200 очрак. Бер көнгә уртача 5 кеше булып чыга.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров