Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Республика һәм шәһәр көнендә кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле

Казанда Республика һәм шәһәр көнендә кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле

https://tnv.ru

22 Август 2022, 15:21

1210

0

Казанда Республика һәм шәһәр көнендә кемнәр чыгыш ясаячагы билгеле
Шәһәр көнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда зур бәйрәм концерты була. Тамашаның төп кунаклары – Uma2rman төркеме һәм җырчы Ваня Дмитриенко. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде, дип хәбәр итә "Татар-информ".

«Казан» гаилә үзәге янында 17:00 сәгатьтә зур бәйрәм концерты башлана, ул кичке унга кадәр дәвам итә. Сәхнәгә танылган җырчылар: Филүс Каһиров, Uma2rman төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко чыгачак», – дип сөйләгән ул.

Россия җырчыларыннан тыш, шәһәр халкы татар эстрадасы җырларын да ишетә алачак. 22:00 сәгатьтә, бәйрәм концерты тәмамлангач, зур салют көтелә.

Исегезгә төшерәбез, Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Камилә Вәлиева яшь җырчы Ваня Дмитриенконың музыкаль клибында катнашты.

фото: vk.com/uma2rman

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров