Онлайн трансляция

Свернуть

Пробкалар артачак? Казанда бер елга Залесная урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Пробкалар артачак? Казанда бер елга Залесная урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

https://tnv.ru

23 Август 2022, 15:30

477

0

Пробкалар артачак? Казанда бер елга Залесная урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк
Казанда бер елга, 2023 елның 30 августына кадәр, Залесная урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Чикләү Зимняя урамыннан алып Актүбә урамына кадәр булган юл участогында инженерлык челтәрләрен чыгару белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

24 августтан, М7 трассасына таба хәрәкәт итү юнәлешендә, Залесная урамы өлеше ябылачак, 5 сентябрьдән – Горький шоссесы юнәлешендә. Транспорт хәрәкәте әйләнгеч юл буенча башкарылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров