Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда өч кеше квадроциклда агачка бәрелеп һәлак булды

Татарстанда өч кеше квадроциклда агачка бәрелеп һәлак булды

https://tnv.ru

24 Август 2022, 11:32

1162

0

Татарстанда өч кеше квадроциклда агачка бәрелеп һәлак булды
17 яшьлек егет һәм ике ир-ат ТР Биектау районының Шигали авылында квадроциклда агачка бәрелеп үлгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, авария узган төндә булган. Транспорт чарасы белән идарә иткән 36 яшьлек ир идарәне югалта. Квадроцикл юлдан чыгып очкан һәм бөтен көчендә агачка бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм 37 яшьлек пассажир шунда ук һәлак булган. Тагын бер пассажир — 17 яшьлек егет 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә китерелә. Кызганычка каршы, табиблар аны коткарып кала алмаган. Хәзерге вакытты тикшерү эше башланган, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров