https://tnv.ru
25 Август 2022, 09:45
871
0
Кичә кич белән бер яшьлек кыз бала Чаллы ГЭС бистәсендә урнашкан йортның бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшә. Бала төрле җәрәхәтләр алган.
Кызны ашыгыч медицина хезмәткәрләре хастаханәгә алып килгәннәр. Кызганыч, Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте бала гомеренн готкарып калып булмаганлыгын хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, фаҗигагә кадәр кызның әти-әнисе спиртлы эчемлекләр эчкән, шуннан соң йокыга талганнар. Фатирда булган ике кечкенә бала үзләре генә уйнап калган.
Караучысыз калган кыз ачык торган тәрәзәдән төшеп китә. Бу факт буенча "саксызлык аркасында үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0