https://tnv.ru
26 Август 2022, 14:56
152
0

Казан мэриясе матбугат хезмәте машина йөртүчеләр өчен күңелле хәбәр җиткерде. 30 августта ТР башкаласы халкы урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалардан бушлай файдалана алачак. Бу Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкаларда түләү эш көннәрендә 8:00дән 19:00гә кадәр башкарыла. Парковкада торуның беренче 15 минутына түләү алынмый.
Фото: kzn.ru
Исегезгә төшерәбез, муниципаль парковкаларда түләү эш көннәрендә 8:00дән 19:00гә кадәр башкарыла. Парковкада торуның беренче 15 минутына түләү алынмый.
Фото: kzn.ru
Бүлешергә
Комментарии 0