Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә шәһәр телеманарасы бәйрәм төсләренә керәчәк

Иртәгә шәһәр телеманарасы бәйрәм төсләренә керәчәк

https://tnv.ru

29 Август 2022, 09:45

310

0

Иртәгә шәһәр телеманарасы бәйрәм төсләренә керәчәк
30 августта Казан телеманарасы бәйрәм төсләренә буялачак. Бу Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү белән бәйле. Казан халкы һәм шәһәр кунаклары утлы-динамик тамашаны 19:30 дан 23:00гә кадәр карый алачак.

Архитектура-сәнгать яктыртуында Татарстанның Дәүләт символлары сурәтләре һәм милли орнаментлар файдаланылачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 30 августта казанлыларны зур бәйрәм көтә. ТНВ каналы да әлеге бәйрәмнән туры трансляция алып барачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров