Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Шәһәр һәм Республика көне ничек узды? - видеорепортаж

Казанда Шәһәр һәм Республика көне ничек узды? - видеорепортаж

https://tnv.ru

31 Август 2022, 10:52

635

0

Казанда Шәһәр һәм Республика көне ничек узды? - видеорепортаж


Башкала үзәгендә - иртәдән Камал театры каршындагы мәйданда "Уйнагыз гармуннар" фестивале гөрләде. Ул республика көненең күпьеллык күркәм традициясе. Татарстанның иң оста гармунчылары башта сәхнәне гөрләтә, аннары шәһәр урамнарын әйләнә. Тальянга кушылып халык җырларын, милли моңнарыбызны яңгыратып Казан кирмәненә кадәр бардылар.



Татарча рок, фьюжн, электрон музыка, яңа форматлы шигърият бәйрәме, татарча фильмнар. Быел Tat Cult Fest фестивале яңа урында үтә. Татарстан Милли китапханәсе бүген татар мәдәни үзәгенә әверелде. Ике сәхнә урнаштырылган. Анда һәркем үз күңеленә хуш килгән җырлар тыңлый алды. Балалар өчен шигырь уку мәйданы, милли ашлар тәкъдим итеп, төрле халыкларның бишек җырларын яңгырата торган инсталяция дә корып куелган. Tat Cult Festны Президент Рөстәм Миңнеханов та карады.



Бәйрәм көне тантаналарга бик бай. Казан үзәгендә, татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен иң оста башкаручы җырчыларның берсе - Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды. Ул безгә «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Рәйхан» җырларын башкаруы белән яхшы таныш. Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге урам бар.


19:00 сәгатьтә "Казан" гаилә үзәге каршында урнашкан мәйданда узачак төп концерт трансляциясе башланачак. Концертның хедлайнеры - Uma2rman музыкаль төркеме. Сәхнәдә шулай ук Филүс Каһиров, Ваня Дмитриенко һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак. 22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты трансляциясе башланачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров