Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер атнага Осиновая урамы ябыла

Казанда бер атнага Осиновая урамы ябыла

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2022, 13:27

Бу түбән басымлы газүткәргечне күчерү белән бәйле.

Казанда Осиновая урамында бер атнага автомобиль транспорты хәрәкәте туктатылачак. Тиешле боерык шәһәр Башкарма комитетында имзаланган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Осиновая урамындагы 4нче йорттан 8нче йортка кадәр юл участогы хәрәкәт өчен тулысынча ябылачак.

Бу түбән басымлы газүткәргечне күчерү белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар