Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Киров районы судында ике ел элек янып үлгән сак хезмәткәрләре эшен карыйлар

Казанның Киров районы судында ике ел элек янып үлгән сак хезмәткәрләре эшен карыйлар

https://tnv.ru

01 Сентябрь 2022, 15:23

383

0

Казанның Киров районы судында ике ел элек янып үлгән сак хезмәткәрләре эшен карыйлар
Казанның Киров районы судында ике ел элек янып үлгән сак хезмәткәрләре эшен карыйлар. Янгын 2020 елның 10 ноябрендә Казан вертолет заводының элеккеге бинасында килеп чыга.

Ул вакытта анда 6 каравылчы була, бишесе чыга алмыйча янып үлә. Барысы да Кукмарадан килеп эшләүчеләр. Әлеге фаҗиганың сәбәпләрен ике ел тикшерәләр.

Хәзер янгын чыгуда бинаны саклаган оешма - “Куркынычсызлык агентлыгы” директоры Наилә Жданованы гаеплиләр. Әмма ул моның белән килешми. Бинадагы янгын куркынычсызлыгы өчен аның хуҗасы җавап бирергә тиеш, дип бара. Моннан тыш, эшкә урнашкан егетләр белән төзелгән килешүләрдә үзенең имзасын урынбасары куйган дип саный. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров