Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада биш катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган

Түбән Камада биш катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2022, 10:42

604

0

Түбән Камада биш катлы йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган
Түбән Камада Гагарин урамында 16 йорттагы бер фатирда янгын чыккан. 3:51 сәгатьтә янгын сагы буенча 101 номерына хәбәр килеп ирешә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләгәннәр.

Фаҗига урынында 3 каттагы фатирда әйберләр һәм йорт җиһазлары януы билгеле була. Янгын сүндерүчеләргә 6 квадрат метр мәйдандагы утны сүндерү өчен 9 минут вакыт кирәк була.

Янгында фатирның 59 яшьлек хуҗасы һәлак булган. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров