Онлайн трансляция

Свернуть

Томанмы бу, төтенме?

Томанмы бу, төтенме?

https://tnv.ru

02 Сентябрь 2022, 15:00

799

0

Томанмы бу, төтенме?
Төтенме бу? Куе томанмы? Кичә Казан халкы шул сорауга җавап эзләде. Иртән үк башкала күген болытлар каплап алган иде. Халык сөремнән һәм янган истән зарланды.

Казан халкы экологларга мөрәҗәт итте. Нәтиҗәдә, берьюлы дүрт оешма: экология министрлыгы, гидрометеорология үзәге, Роспотребнадзор һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга кереште.

Экология министрлыгында дистәләгән мөрәҗәгать алдык, диләр. Нәтиҗәдә, Казанның берничә урынына күчмә лабораторияләр килде. Белгечләр һава үрнәкләре алып, аларга анализ ясый. Зарарлы матдәләр ачыкланмый. Ә куе сөрем томанының сәбәбе - мари урманнары яну, диләр.

Татарстанлылар төшергән фото һәм видеолар белән интернет тулды. Төшкә таба сөрем томаны Казанга якын урнашкан районнарга - Питрәч, Лаеш, Арчага кадәр барып җитте. Гидрометеорология үзәгендә дә сөремне күрше төбәкләрдәге урман янгыннары белән бәйләп аңлаталар. Бу - Ульяновски өлкәсе, Чувашия һәм Мордовия. Роспотребнадзор белгечләре дә һава үрнәкләрен алган. Безгә зарарлы матдәләр күрсәткече нормадан артмаган, дип белдерделәр. Шулай да үзеңне саклау өчен урамда озак йөрмәскә киңәш итәләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров