Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда янгын вакытында 60 яшьлек ир-ат янып үлгән

Татарстанда янгын вакытында 60 яшьлек ир-ат янып үлгән

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2022, 09:56

583

0

Татарстанда янгын вакытында 60 яшьлек ир-ат янып үлгән
Татарстанның Лениногорск районы Бәкер авылында 1 Май урамында урнашкан шәхси йортта янгын чыккан. Янгын турындагы хәбәр төнге өчләр тирәсендә килеп ирешкән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр көче белән янгын сүндерелгән, аның мәйданы 130 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сүндерүчеләр иртәнге алтылар тирәсендә кисәүләрне аралаган вакытта 60 яшьлек ир-атның мәетенә юлыккан. Янгынның сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Шәхси йорттан тыш, гараж һәм аның янында торган автомобильгә дә ут капкан.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров