Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 81 яшьлек пенсионерны мошенниклар 100 мең сумга алдаганнар

Казанда 81 яшьлек пенсионерны мошенниклар 100 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2022, 16:40

557

0

Казанда 81 яшьлек пенсионерны мошенниклар 100 мең сумга алдаганнар
Казанда 81 яшьлек пенсионер хатын мошенникларның корбаны булган. Мошенниклар шалтыратып, кызының бәлагә очравын әйткәннәр һәм аңа ярдәм итү чарасын атаганнар.

6 сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына билгесез кеше шалтырата һәм кызының адвокаты дип таныштыра. Мошенник зыян күрүченең кызы күңелсез вакыйгага эләккән һәм хәлне җайлар өчен 100 мең сум акча кирәк булуы турында җиткергән. Аферистка ышанып, хатын җыйган акчаларын бераздан килеп җиткән курьерга тапшыра.

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүченең кызы өенә кайткан. Пенсионер каракларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча «Мошенниклык» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров