Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Түбән Кабан күлендә 2007 елдан бирле эшләгән утлы фонтанны сүттеләр

Казанда Түбән Кабан күлендә 2007 елдан бирле эшләгән утлы фонтанны сүттеләр

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2022, 16:50

418

0

Казанда Түбән Кабан күлендә 2007 елдан бирле эшләгән утлы фонтанны сүттеләр
Бүген Казанда Түбән Кабан күлендәге фонтанны вакытыннан алда сүткәннәр. 13 тонналы конструкцияне ярга алып килеп, судан кран ярдәмендә чыгардылар, соңрак белгечләр аны сүтәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Йөзә торган музыкаль фонтан 2007 елда төзелгән. 15 ел эшләү дәверендә 26 насосның 19ы сафтан чыккан, шуларның 2се үзәк агым эше өчен җаваплы булган. Фонтан 18 су чәчрәткеч белән эшләгән. Барлык 42 яктырткыч шулай ук тузган.

Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтендә аңлатып үтүләренчә, соңгы елларда фонтан эшен карап тоту проблемалы булган. Насосларның оптималь хезмәт итү вакыты биш ел, кайберләре алыштырылган, ләкин алар да үз срокларын үткән. Фонтан конструкциясе берничә тапкыр яңартылган, буялган һәм ремонтланган, ләкин суда озак булу сәбәпле, тышкы ягы беткән.

Фото: Тышкы төзекләндерү комитеты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров