https://tnv.ru
09 Сентябрь 2022, 09:00
454
0
Бүген 09:00 сәгатьтә "Болгар радиосы"ның "Иртәнге чәй"ләрендә "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе оештыру комитеты җитәкчесе Роза Әдиятуллина кунакка килде!
"Болгар радиосы" 91,5 FM ешлыгына кушылсагыз, "Татар сүзе" тапшыруы турында тулырак белә аласыз. Роза Әдиятуллина сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен гаризалар Татарстаннан гына түгел, ә Россия төбәкләреннән дә килә. Катнашу авыр түгел.
Бәйгенең премия фонды 1 000 000 сум. Катнашу өчен татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укып, видеоны конкурсның рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләр төрле тапшыруларда күрсәтеләчәк. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.
Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналлары оештыра.
Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләрне төрле тапшыруларда күрсәтәчәкләр. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.
Бәйгедә алты номинация: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17гә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр, иҗади гаиләләр, профессионаллар һәм үз иҗатларын укучыларны да көтәләр. Номинацияләр шигырь һәм прозага бүленәчәк.
Катнашу өчен чыгышыңны камерага төшереп, tnvtatarsuze@mail.ru электрон почтасына юлларга һәм татар яки рус телләрендә анкета да тутырырга кирәк.
Бәйгенең премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. 30 җиңүченең исеме апрель аенда билгеле булачак.
Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0