Онлайн трансляция

Свернуть

Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләү ай ахырына кадәр озайтыла

Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләү ай ахырына кадәр озайтыла

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2022, 12:34

418

0

Волгоград урамы буенча хәрәкәтне чикләү ай ахырына кадәр озайтыла
Казанда Волгоград урамы буенча автомобиль юлы участогында хәрәкәтне чикләү озайтыла. Бу магистраль җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, дип хәбәр әйтелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

25 сентябрьгә кадәр Волгоград урамы буенча 47 санлы йорттан алып 49 санлы йортка кадәр (Короленко һәм Волгоград урамнары киселешеннән алып Бондаренко һәм Волгоград урамнары киселешенә кадәр) машина йөрү өлеше һәм җирле юллар буенча хәрәкәт тулысынча ябылган.

Моннан тыш, Короленко урамы буенча 49нчы йорттан Волгоград урамындагы 34нче йортка кадәр участокта хәрәкәт өлешчә чикләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда 9 сентябрьдән алып 14 сентябрьгә кадәр Гагарин, Жилищная һәм Силикат урамнары участокларында автомобиль транспорты хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу урта басымлы газ линиясен тоташтыру эшләре белән бәйле.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров