Онлайн трансляция

Свернуть

Алабугада янгын сүндерү машинасы "Газель" белән бәрелешкән

Алабугада янгын сүндерү машинасы "Газель" белән бәрелешкән

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2022, 11:54

1073

0

Алабугада янгын сүндерү машинасы "Газель" белән бәрелешкән
11 сентябрь иртәнге тугызлар тирәсендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә юл-транспорт һәлакәте булган, дип "Алабуга нуры" газетасы хәбәр итә.

Пролетар урамы, 22нче йорт янындагы кисешүдә янгын сүндерү автомобиле һәм "Газель" бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә "Газель" йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.

Алар төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр һәм җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләккән.

Фото: alabuganury.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров