https://tnv.ru
13 Сентябрь 2022, 10:52
845
0
Узган атнада, 5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 388 бала — 204 малай һәм 184 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 368 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1150 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4650 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Әмир, Артем, Демид, Әскәр, Ульяна, Ясминә, Ксения һәм Алиса булган, ә иң сирәк исемнәр – Рим, Марс, Рамзан, Заур, Риналия, Северина, Сара һәм Гренада.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0