Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Кече Крыловка урамында хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Кече Крыловка урамында хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2022, 11:32

1298

0

Казанда Кече Крыловка урамында хәрәкәт чикләнәчәк
Казанда Кече Крыловка урамында автомобиль транспорты хәрәкәтен этаплап чикләячәкләр. Бу шул ук урамда урнашкан күп фатирлы йорттагы эшләр белән бәйле, диелә Казан мэриясенең рәсми порталында.

14 сентябрьдән алып 22нче сентябрьдә Кече Крыловка урамындагы 45нче санлы һәм 49нчы санлы йортлар янында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

22нче сентябрьдән 4нче октябрьгә кадәр Кече Крыловка урамындагы 41нче һәм 45нче санлы йортлар янында хәрәкәт чикләнәчәк.

4 һәм 5нче октябрьдә Труд урамындагы 9/36 номерлы йорт янында транспорт хәрәкәте өлешчә туктатылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров