https://tnv.ru
14 Сентябрь 2022, 09:37
849
0

Яр Чаллы кызы Камилә Закирова күптән түгел Башкортстанга блогер Гөлсем туенда зур бүләк откан. Кызлар блогер Гүзәл Хөснетдинованың «Ут белән уйнама» проекты кысаларында Дагыстанга сәяхәт вакытында танышып, дуслашканнар. Гөлсем дустын үзенең туена да чакырган.
Туй сюрпризларга бай булган. Җыр-биюләрдән тыш, анда хәтта кунаклар арасында лотерея уйнатканнар. Төп – приз «Жигули» машинасы. «Мин 6 купон сатып алган идем. Бәхетле билет та миндә булып чыкты. Мин һаман да шок хәлендә әле», – дигән «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә Камила.
Камиланың әлеге машина йөртү таныклыгы юк икән.
Фото: shahrichalli.ru

Бүлешергә
Комментарии 0