https://tnv.ru
14 Сентябрь 2022, 13:17
499
0

Чаллыда яшәүче 69 яшьлек хатын-кызны 700 000 сумга алдаганнар. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәре буларак таныштырганнар. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Зыян күрүче сүзләренчә, аңа счетыннан акча алырга телиләр, дип шалтыратканнар. Урлауны булдырмау өчен, пенсионерга үз реквизитларын әйтергә тәкъдим итәләр. Ул аларның сүзләренә буйсынган һәм акчаларын югалткан.
Исегезгә төшерәбез, мондый очраклар еш булып тора. Казанда 81 яшьлек пенсионерны мошенниклар 100 мең сумга алдаганнар иде.
Фото: depositphotos/agnormark.gmail.com

Бүлешергә
Комментарии 0