Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның ике район йортларында газ белән тәэмин итү вакытыннан алда торгызылачак

Казанның ике район йортларында газ белән тәэмин итү вакытыннан алда торгызылачак

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2022, 16:10

429

0

Казанның ике район йортларында газ белән тәэмин итү вакытыннан алда торгызылачак
Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы күп фатирлы һәм шәхси йортларда газ вакытыннан алда биреләчәк. Горький шоссесы реконструкция зонасыннан челтәрләр чыгарылганнан соң, Фрунзе урамында урта басымлы газүткәргечне кабат тоташтыру төгәлләнде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, урамда суык булуга карамастан, ике район халкы газсыз калган иде.

Белгечләргә барлык шәхси йортларны һәм күпфатирлы йортлардагы газ стоякларын тикшерергә туры киләчәк. Шуңа бәйле рәвештә, «Казаньгоргаз» халыктан газ хезмәте хезмәткәрләренең өйләренә һәм фатирларына керә алуын тәэмин итүне сорый. Газ белән тәэмин итүне тәүлек дәвамында тулысынча торгызу планлаштырыла. 

Фатирда яки торак йортта газ исе барлыкка килсә, кичекмәстән газ приборларын куллануны туктатырга, краннарны ябарга, бинаны җилләтү өчен тәрәзә яки форточка ачарга, бинадан чыгып китәргә һәм 04, 104 (кәрәзле телефоннан) һәм 112 телефоннары буенча авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк. Авария бригадасы килгәнче газлы бинада ут кабызу, тәмәке тарту, электр яктырту һәм электр приборларыннан куллану катгый тыела. 

Фото: yandex.ru



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров