Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгын Татарстан алдындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләде

Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгын Татарстан алдындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләде

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2022, 09:37

320

0

Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгын Татарстан алдындагы казанышлары өчен медаль белән бүләкләде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде.

Татарстан Президенты Указы нигезендә Хаҗипов «районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен» билгеләп үтелде.

Нәҗип Хаҗипов Татарстанның Теләче районын 2019 елдан җитәкли. 2003-2019 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары булып эшләде.

Исегезгә төшерәбез, Теләче районында яңа "Алмаш" сериалы төшерелде. Тиздән ул "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында күрсәтеләчәк.

Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм «Яңа Гасыр» ТРК» АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Фото: tulachi.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров