Онлайн трансляция

Свернуть

Чаллыда машиналарга ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар

Чаллыда машиналарга ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2022, 16:08

383

0

Чаллыда машиналарга ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар
Бүген төнлә Яр Чаллының Мәскәү проспектында парковкада берьюлы берничә машинага ут төрткәннәр. Ул кеше видеокамераларга эләккән һәм аны оператив рәвештә тоткарлаганнар.

Тоткарлан 40 яшьлек ир-ат үз гаебен таныган, әмма ут төртү сәбәбен әйтмәгән. Әлеге хәл буенча, «Ут төртү юлы белән чит кешенең мөлкәтен аңлы рәвештә юк итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте.

BMW и Chevrolet Lanos чит ил машиналары көлгә кадәр янып беткән. Hyundai ix35, BMW X6, Mitsubishi Pajero Sport, шулай ук «ВАЗ» 12 һәм 14 җиңел машиналары өлешчә янган. Янгын мәйданы 11 "квадрат" тәшкил иткән.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров