Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар республика кан банкын 57 литрга тулыландырды

Казанлылар республика кан банкын 57 литрга тулыландырды

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2022, 09:46

475

0

Казанлылар республика кан банкын 57 литрга тулыландырды
Кичә Бөтендөнья пациентлар иминлеге көненә багышланган хәйрия акциясендә казанлылар республика кан банкын 57 литр 150 мл тулыландырды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Акциядә 127 кеше катнашкан. Аларның һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылган. Биредә кызыклы уеннар да булган. Мәсәлән, теләүчеләр өстәл уены уйнаган, анда кан бирү турындагы сорауга дөрес җавап биргәннән соң йөреш ясарга мөмкин булган.

Казанда җәйге донор акциясендә кан банкын 58 литрга тулыландырган иделәр.

Фото: «Республика кан үзәге»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров