Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры әбиләр чуагы кайчан башланачагын фаразлады

КФУ профессоры әбиләр чуагы кайчан башланачагын фаразлады

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2022, 17:38

2148

0

КФУ профессоры әбиләр чуагы кайчан башланачагын фаразлады
Киләсе атна башында - 19 сентябрьдән Татарстан башкаласына җәйге һава торышы әйләнеп кайтачак. Мондый фаразны КФУ профессоры Юрий Переведенцев биргән.

Галим сүзләренчә, киләсе атна дәвамында Казанда уртача тәүлек һава температурасы климат нормасыннан дүрт градуска югары булачак.

Сентябрьнең киләсе шимбәсе җылы булырга вәгъдә итә. Синоптиклар фаразлавынча, 17 сентябрьдә яңгырлар көтелә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы +6..+11 градуска кадәр төшәчәк. 17 сентябрьдә көндез һаваның максималь температурасы +14..+19 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары +7..+9 градус билгесенә төшәчәк. Көндез һава +15..+17 градуска кадәр җылыначак.

Фото: damion.club

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров