Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Тукай урамы буенча хәрәкәт чикләнә

Казанда Тукай урамы буенча хәрәкәт чикләнә

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2022, 10:15

632

0

Казанда Тукай урамы буенча хәрәкәт чикләнә
Казанда Тукай урамы буйлап хәрәкәт чикләнәчәк. Бу Тукай урамындагы торак йортка электр кабель трассасын сузу белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

20 сентябрьдән 7 октябрьгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, шулай ук 88нче һәм 102нче санлы йортлар янындагы участокларда тротуар ябылачак.

Газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле рәвештә, Казанда Восстание һәм Г. Коләхмәтов урамнарында җәяүлеләр өчен хәрәкәткә, шулай ук Васильченко урамында автомобиль транспорты өчен чикләүләр озайтылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров