https://tnv.ru
21 Сентябрь 2022, 09:33
676
0
Казанда тагын бер пенсионер хатын мошенникларның корбаны була. Оныгының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүенә ышанып, җинаятьчеләргә 100 мең сумнан артык акчасын тапшырган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 сентябрьдә зыян күрүченең өй телефонына билгесез хатын-кыз шалтырата. Хатын-кыз елавын ишеткәч, ханым оныгы шалтырата дип уйлый. Җинаятьче юл-транспорт һәлакәтенә эләктем, ярдәм кирәк, дип сөйли. Аннан соң сөйләшүгә үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган билгесез кеше кушыла. Аферист юл-транспорт һәлакәте турында сөйли һәм хәлне җайга салу өчен бер миллион сум тирәсе акча җыярга кирәклеген билгеләп үтә. Зыян күрүче андый акчасы юклыгын әйтә һәм 130 мең сум акча бирергә тәкъдим итә. Берникадәр вакыттан соң хатын үз акчаларын өенә килгән курьерга тапшыра.
Күпмедер вакыттан соң ул оныгына шалтыратырга була. Оныгы белән барысы да яхшы була. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0