Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Җиңү проспекты буенча хәрәкәттә үзгәрешләр бар

Казанда Җиңү проспекты буенча хәрәкәттә үзгәрешләр бар

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2022, 10:10

1273

0

Җиңү проспекты буенча хәрәкәт вакытлыча әйләнеп узу юллары буенча башкарылган иде.

Казанда Җиңү проспекты буенча хәрәкәттә үзгәрешләр бар
Казанда 21 сентябрьдән Җиңү проспекты буенча булачак Вознесение тракты белән кисешкән урында автомобиль транспорты хәрәкәте схемасы үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Юл чишелеше тоннеле төзелеше тәмамлану сәбәпле Зәкиев урамыннан Минск урамына таба юнәлештә туры автомобиль юлларын ачу планлаштырыла. Эшчеләр асфальтның өске катламын җәйгәннәр, яктырту баганаларын күчергәннәр һәм юл билгеләре төшергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, юл эшләре барган вакытта Җиңү проспекты буенча хәрәкәт вакытлыча әйләнеп узу юллары буенча башкарылды. Минск урамыннан Зәкиев урамына кадәр туры юл июльдә ачылды.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар