Онлайн трансляция

Свернуть

Түбән Камада автобус астында калып хатын-кыз үлгән

Түбән Камада автобус астында калып хатын-кыз үлгән

https://tnv.ru

21 Сентябрь 2022, 14:51

1419

0

Түбән Камада автобус астында калып хатын-кыз үлгән
Бүген иртән Түбән Каманың Корабельная урамында 17а йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, «НЕФАЗ» автобусы йөртүчесе 52 яшьлек хатын-кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдергән.

«Һәлакәт вакытында алган җәрәхәтләреннән җәяүле вакыйга урынында ук үлгән. Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана», – диелә хәбәрдә.

Фото: НТР 24

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров