Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә 3D-принтерда бастырылган беренче йортларны Татарстанда төзи башладылар

Россиядә 3D-принтерда бастырылган беренче йортларны Татарстанда төзи башладылар

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2022, 16:31

1557

0

Россиядә 3D-принтерда бастырылган беренче йортларны Татарстанда төзи башладылар
Татарстанның Яшел Үзән районы Әйшә авылында Россиядә беренче тапкыр 3D-принтер технологияләрен кулланып йортлар төзи башладылар, дип хәбәр итә «Официальный Зеленодольск» телеграм каналы.

«КВАДРУМ» торак комплексы төзелешендә 3D-принтер роботлаштырылган "кран-куллар" ярдәмендә кат-кат бетон кушылмасын өеп менә. Эшләр төзелеш урынында ук бара.

Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренә караганда, яңа технологияләр, беренче чиратта, хезмәт чыгымнарын киметергә, кеше хаталарын киметергә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, бу калдыксыз төзелеш һәм эш урынында төрле җәрәһатьләр алуны да киметә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров