Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда балконнан атыш оештырган ир-атны тоткарладылар - видео

Казанда балконнан атыш оештырган ир-атны тоткарладылар - видео

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2022, 10:19

1137

0

Казанда балконнан атыш оештырган ир-атны тоткарладылар - видео
Бүген иртән 42 яшьлек казанлы Светлая урамындагы бер йортның балконыннан пневматик коралдан атыш башлаган. Бәхеткә, беркем дә җәрәхәтләнмәгән. Җинаятьчене оператив рәвештә тоткарлаганнар, дип хәбәр итә шәһәр буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул шешәдәше белән булган. Хәзер хокук сакчылары әлеге хәлгә ачыклыклар кертә.

Пневматик коралның хуҗасы дусты була. Аларның икесен дә тоткарлаганнар. Тоткарлау вакытында шешәдәш бернәрсә дә эшләмәвен белдергән.

Mash Iptash телеграм каналында видео пәйда булды. 




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров