Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Гвардия урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

Казанда Гвардия урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк

https://tnv.ru

28 Сентябрь 2022, 09:51

435

0

Казанда Гвардия урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк
Казанның Гвардия урамында хәрәкәтне этаплап чикләячәкләр. Бу су белән тәэмин итү һәм торак йортка канализация челтәрләрен китерү белән бәйле, диелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

30 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Гвардия урамы буенча 37нче йортның 14нче корпусы янындагы юлның ике полосасы чикләнәчәк.

7 октябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр Гвардия урамы буенча 37нче йортның 14нче корпусы янындагы автобус полосасы һәм тротуар буенча хәрәкәт чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров