Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Зур Крыловка урамы буенча хәрәкәт этаплап чикләнәчәк

Казанда Зур Крыловка урамы буенча хәрәкәт этаплап чикләнәчәк

https://tnv.ru

29 Сентябрь 2022, 10:09

2

0

Казанда Зур Крыловка урамы буенча хәрәкәт этаплап чикләнәчәк
30 сентябрьдән 26 октябрьгә кадәр Казанның Зур Крыловка урамы буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү белән бәйле. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Юл өлешенең участоклары берничә этапта ябылачак:

30 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр Кече Крыловка урамындагы 27нче санлы торак йорт янындагы трамвай юллары янында Серов һәм Мулланур Вахитов урамнары юнәлешендә ике үзәк полоса ябылачак;

7-12 октябрьдә шул ук участокта дублер юллар янындагы ике кырый полосаны ябачаклар;

13-19 октябрьдә Мулланур Вахитов урамы юнәлешендә Кече Крыловка урамындагы 27нче санлы торак йорт янындагы дублер юл буенча хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк;

20 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Беренче Вольная урамы буенча 24нче санлы торак йорт янындагы дублер юл тулысынча ябылачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар