Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Таяну ноктасы"нда "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе турында аралашалар

Бүген "Таяну ноктасы"нда "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе турында аралашалар

https://tnv.ru

03 Октябрь 2022, 17:28

297

0

Бүген "Таяну ноктасы"нда "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе турында аралашалар
Бүген "Таяну ноктасы" тапшыруында "Татар сүзе" Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе турында сөйләшәләр. Бәйгегә гаризалар кабул ителә. Гариза җибәрергә бер айдан кимрәк вакыт бар. 

 Бәйгенең премия фонды 1 000 000 сум. Катнашу өчен татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укып, видеоны конкурсның рәсми почтасына җибәрергә кирәк. Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләр төрле тапшыруларда күрсәтеләчәк. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.

Исегезгә төшерәбез, конкурсны Татарстан Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә ТНВ һәм ШАЯН ТВ каналлары оештыра. 

Быел бәйге телевизион форматта үткәрелә. Иҗади эшләрне төрле тапшыруларда күрсәтәчәкләр. Сәләтле балаларга телевидениедә эшләү мөмкинлеге дә бар.

Бәйгедә алты номинация: 10 яшькә кадәр булган катнашучылар, 11 яшьтән 17гә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр, иҗади гаиләләр, профессионаллар һәм үз иҗатларын укучыларны да көтәләр. Номинацияләр шигырь һәм прозага бүленәчәк.

Катнашу өчен чыгышыңны камерага төшереп, tnvtatarsuze@mail.ru электрон почтасына юлларга һәм татар яки рус телләрендә анкета да тутырырга кирәк.

Бәйгенең премия фонды 1 миллион сум. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. 30 җиңүченең исеме апрель аенда билгеле булачак.

Конкурста катнашу турында тулырак нигезләмәне укып белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров