Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында кырда янгын чыккан

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында кырда янгын чыккан

https://tnv.ru

04 Октябрь 2022, 14:53

411

0

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке аркасында кырда янгын чыккан
Кичә 14:55 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Татарстанның Чирмешән районы Иске Ильмово авылы янында кырда янгын чыгуы турында хәбәр килгән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттәш тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр 100 кв.метр мәйданда уңышны җыеп алганнан соң калган иген сабаклары януын ачыклаган.

Янгында зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуга тәмәке тартканда ут белән сак эш итмәү сәбәп булган. Янгын китереп чыгаручыны ачыклаганнар. Хәзер ир-атка 15 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров