Онлайн трансляция

Свернуть

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак

https://tnv.ru

05 Октябрь 2022, 15:28

143

0

Мобилизацияләнгән казанлыларның балалары җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана алачак
10 октябрьдән Казандагы мобилизацияләнгән гаиләләрнең балалары өчен җәмәгать транспортында йөрү түләүсез булачак. Казан Мэры Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча шәһәр штабы утырышында шундый ярдәм чарасы турында хәбәр иткән.

Казан мэриясе сайтында Республика Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мобилизацияләнүчеләрнең балалары түләүсез муниципаль, республика, дәүләт музейлары һәм театрларына, зоопаркларга, мәдәният сарайларындагы кинотеатрларга, дәүләт концерт залларында һәм филармониядәге концертларга йөри алалар дип язылган. Чараларга бала бер озатучы белән килә.

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен муниципаль бассейннар, җиңел атлетика манежлары һәм тренажер заллары бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров