Онлайн трансляция

Свернуть

КФУ профессоры «әбиләр чуагы»ның Казанга кайчан киләчәген фаразлады

КФУ профессоры «әбиләр чуагы»ның Казанга кайчан киләчәген фаразлады

https://tnv.ru

10 Октябрь 2022, 09:45

202

0

КФУ профессоры «әбиләр чуагы»ның Казанга кайчан киләчәген фаразлады
Бу көннәрдә Казанга әбиләр чуагы килергә мөмкин. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

«Сентябрь аенда яшь әбиләр чуагы булмады диярлек. Шулай да карт әбиләр чуагына өметләнергә мөмкин, ул кайвакыт октябрьдә була, әмма моның өчен коры һава торышы кирәк. Температура көндезге сәгатьләрдә +15 градуска кадәр күтәрелергә, ә төнге сәгатьләрдә +5..+7 градустан да түбән төшмәскә тиеш», - дип ачыклык керткән галим.

«Әбиләр чуагы өчен антициклонның һичьюгы бер атна торуы кирәк. Чыннан да, сентябрьдә җылы көннәр булды, әмма ул озак дәвам итмәде. Әбиләр чуагы ай буе дәвам иткән вакытлар да була иде. Хәзер без алтын көзне көтәбез. Яфраклар саргая, әгәр кояш берничә көн җылы нурларын сипсә, ул чагында кыска вакытлы әбиләр чуагы килергә һәм моңа өметләнергә мөмкин», - дип искәртте Переведенцев.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров