Онлайн трансляция

Свернуть

Бөгелмәдә янгыннан өч кешене коткарганнар

Бөгелмәдә янгыннан өч кешене коткарганнар

https://tnv.ru

10 Октябрь 2022, 12:39

69

0

Бөгелмәдә янгыннан өч кешене коткарганнар
Кичә кич Бөгелмәнең Калинин урамындагы 75нче йортта янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр өч кешене коткарды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Подъездда көчле төтен булган. Янгын сүндерүчеләр йортка кергән һәм өч кешегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан. Аларның икесе югары катта, ә бер ир-ат янгын чыккан фатирдан булган.

Янгын 2 кв.метр мәйданданы камап алган. Зыян күрүчеләр  һәм үлүчеләр юк. Хәзерге вакытта янгын сәбәпләре ачыклана.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров