Онлайн трансляция

Свернуть

18 октябрьдә Татарстанда яңгырлар көтелә

18 октябрьдә Татарстанда яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

17 Октябрь 2022, 16:49

82

0

18 октябрьдә Татарстанда яңгырлар көтелә
Сишәмбе, 18 октябрьдә, Татарстан җирлегендә яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең көчәюе көтелә. Ул урыны белән 15-17 м/с җитәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, киләсе төндә ТРда +2..+7 градуска кадәр суыта. Көндез һаваның максималь температурасы +5..+10 градус булачак.

Казанда төнлә һава температурасы +4..+6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +8..+10 градуска кадәр җылыначак.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров