Онлайн трансляция

Свернуть

Җинаять һәм җәза - илнең 15 шәһәрендә олы яшьтәге 31 апаны буып үтерүченең эше карала

Җинаять һәм җәза - илнең 15 шәһәрендә олы яшьтәге 31 апаны буып үтерүченең эше карала

https://tnv.ru

24 Октябрь 2022, 14:44

127

0

Җинаять һәм җәза - илнең 15 шәһәрендә олы яшьтәге 31 апаны буып үтерүченең эше карала
Бу атнада Республиканың Югары суды - Россиянең яңа чор тарихындагы иң озакка сузылган криминал кыйссаларның берсе буенча җинаять эшен карый башлады. Казаннан Радик Таһиров суд каршына басты. Ул илнең 15 шәһәрендә олы яшьтәге 31 апаны буып үтергән дип санала. Моны тикшерүчеләр ачыклый. Бу әле расланган очраклар гына һәм аларның күбрәк тә булуы бар.

Әлеге хәлләр моннан 11 ел элек башлана. Әмма очына 10 ел буе чыга алмыйлар. Кайбер белгечләр фикеренчә, җинаятьләрне кем кылуы - ачыкланмыйча да калган булыр иде. Чөнки алар эзгә төшә алмый. Әмма очраклы бер деталь - озакка сузылган тикшерүләр, 10 мең кешене җәлеп итеп уздырылган 10 меңләп экспертизага нокта куя.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров